Хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар сериясен үткәрделәр

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

26.07.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Х.Мәүләтов урамындагы азык-төлек, сантехника, вакытлы матбугат һәм халык куллану товарлары сатучы сәүдә объектларында белем бирү семинары үткәрде.

Чара кысаларында сатучылар һәм сатып алучылар  өчен кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату Кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат бирү, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне хәл итү мәсьәләләре кузгатылды.

Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International