2021 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Екатериновка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Кабул итүгә килгән халыкны сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыккач та, гарантия срогы чыкканчы да җитешсезлекләр ачыкланганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, тиешле сыйфатлы товарлар турында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турындагы сораулар кызыксындырды.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде. Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати материал тарату белән барды.
Күчмә кабул итүләргә корылган мондый очрашулар форматы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен инде традициягә әйләнде һәм алга таба да дәвам итәчәк.
Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.