2021 елның 27 июлендә Баулы муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары катнашында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләре буенча халык алдында фикер алышу булды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы үткәрде.
Чара барышында хуҗалык итүче субъектлар Баулы районы территориясендә контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштылар. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, контрольлек итүче субъектларга аңлаешлы рәвештә гамәлдәге законнар аңлатылды.
Нәтиҗә:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләрен караганда, 2021 елның 6 аенда Баулы муниципаль районының хуҗалык итүче субъектларына алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә закон бозуларны булдырмау максатыннан практик күрсәтмәләр бирелде. Чарада катнашучыларга аларның эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр яңгырату мөмкинлеге бирелде. Территориаль орган башлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау буенча аңлату материаллары комплексы урнаштырылуын һәм дәүләт контроле (күзәтчелеге) федераль органнары карарларына дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аеруча киң таралган төрләре өчен судка кадәр шикаять бирү процедурасы белән таныштыруын билгеләп үтте. Чара ахырында хуҗалык итүче субъектларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр бирелде.