Сыраны чикләнгән вакытта сату факты ачыкланды

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына Зәй сәүдә объектларының берсендә алкогольле продукция сату вакыты бозылуы турында хәбәр килде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре тарафыннан турыдан-туры ачыклау нәтиҗәсендә сыра сатуны чикләү чорында, ягъни 22.00 сәгатьтән соң сату факты ачыкланды. Бу факт буенча РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактлары турында, шул исәптән «Интернет» челтәре аша да, мәгълүматыгыз булса, Түбән Кама территориаль органына телефон аша хәбәр итәргә кирәк: 8(8555) 36-63-85, 8 (843) 278-92-79, шулай ук  «Халык контроле» ДМС аша да. Һәр хәбәр буенча контроль чара үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International