Кулланучылар хокукларын яклау буенча гамәлдәге законнарны популярлаштыру, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын өйрәнүдә кызыксынуны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Бердәм Россия» партиясенең Саба районындагы җирле бүлекчәсендә гражданнар һәм белгечләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде. Чара кысаларында гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре каралды:
* кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә контрольне нинди норматив актлар регламентлый;
* кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кем контрольлек итә;
* нинди очракларда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару мөмкин;
* сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрү сроклары һәм кагыйдәләре;
* кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары;
* товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы хокуклары.
Гражданнарга РФ законнары, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.