Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чара уздырылды

2021 елның 30 июле, җомга

2021 нче елның 29 нчы июлендә «Теләче районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең бүлек хезмәткәрләре өчен чара үткәрелде, аның барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп чыккан конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе, техник яктан катлаулы товарлар сату үзенчәлекләре аңлатылды. Очрашуда катнашучылар барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар, мондый чараларның ешрак үткәрелүен теләделәр.

Чарада катнашучыларның барысына да төрле темалар һәм территориаль органнар контактлары тупланган «Кулланучыга белешмәлек» буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International