Закон белән тыелган вакытта сыра сату факты ачыкланды

2021 елның 30 июле, җомга

«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны 22.00 сәгатьтән 10: 00 сәгатькә кадәр тыю билгеләнгән.

Билгеләнгән таләпләргә карамастан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2021 елның 29 июлендә, ТР, Чаллы шәһәре, Гафиятуллин тыкрыгы, 8/38 адресы буенча урнашкан «Милана» кибетендә контрольлек чаралары үткәргәндә, 9 сәгать 15 минутта алкогольле продукцияне сату вакытын закон нигезендә чикләү чорында сыраны ваклап сату фактын билгеләде.

Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International