Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү үткзрү кысаларында Чистайдагы кибетләр челтәренең берсендә яраклылык вакыты чыккан 16 атамада сыра продукциясе сату фактын ачыклады.
Гамәлдәге законнар нигезендә 45 литрдан артык яраклылык вакыты чыккан сыра хуҗасыннан тартып алынды. Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.