Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Азнакай районының «Кояшкай» һәм «Каенкай» балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итүчеләр белән очрашулар үткәрде. Ике лагерь буенча бер смена 480 баланы колачлаган.
Күчмә чара балаларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезләре белән таныштыру максатыннан Роспотребнадзор хезмәткәре белән берлектә оештырылды. Укуларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Азнакай районы буенча Әлмәт территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Лилия Мурзина һәм Роспотребнадзорның Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина алып барды.
Укучыларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезләрен танып-белү лекциясе кызыксыну уятты. Күпләрнең сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, интернет-сатып алуларны ничек башкарырга, нәрсәләргә игътибар итәргә икәнлеге кызыксындырды. Балаларга конкрет проблемаларны хәл итү ысуллары турында сөйләделәр, кулланучылар хокукларын яклау буенча төпле киңәшләр бирелде.
Чара үткәргән хезмәткәрләр, киләчәктә бу яктан белемле буын үссен өчен, инде хәзер үк яшьләргә кулланучылар хокукларын яклау турында белемнәрне сеңдерергә кирәк, дип ышана.