2021 елның 3 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең филиалына килүчеләргә консультация белән чара үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү һәм рациональ куллану күнекмәләрен формалаштыру. Консультация вакытында белгечкә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле сораулар белән 7 гражданин мөрәҗәгать итте. Килүчеләрне азык-төлек продуктларына югары бәяләр, сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру һ. б. мәсьәләләр кызыксындырды.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре һәм ваклап сату килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре аңлатылды. Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары өләшенде.