2021 елның 4 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Мишә авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Халыкка аңлаешлы рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар мәсьәләләре аңлатылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында мәгълүмат бирелде. Сыйфатлы товарлар сатып алу очракларында гражданнарның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүматлы басма продукция һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.