Саба муниципаль районы Иске Икшермә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 4 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Саба муниципаль районының Иске Икшермә авылында яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.

Чара кысаларында авыл халкы сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп чыккан төрле хәлләр турында фикер алышуда актив катнаштылар, намуссыз сатучы белән низагта үзеңне һәм үз хокукларыңны ничек якларга мөмкин булуы белән кызыксындылар. Сорауларның төп өлеше электроникага кагыла иде, чөнки электрон техника товарларының күп кенә категорияләре катлаулы товарлар өлкәсенә карый, ә бу исә аларны алыштыру һәм кире кайтару фактын катлауландыра.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәгълүмат булган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International