Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында, эшчәнлекнең төп төре - азык-төлек продуктлары, эчемлекләр белән ваклап сату булган хосусый эшмәкәргә караган кибеттә 4,8% алкогольле эчемлекне 22 сәгатьтән соң сату фактын ачыклады.
Законны бозуга бәйле рәвештә, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре эшкуарга карата РФ КоАП 14.6 ст.3 ө. (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләр һәм кагыйдәләрне бозу) буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты, аны карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәреләчәк.