Кулланучылар хокукларын яклау алымнары турында сөйләделәр

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районының күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Үзәккә килүчеләргә законнарны бозганда үз хокукларын яклау алымнары, сатучылар яки хезмәтләр күрсәтүчеләрнең кулланучылар хокукларын яклау турында мәгълүмат җиткерелде.

Чара барышында гражданнар сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе, кулланучының эшкә (хезмәт күрсәтүләргә) карата таләпләрен үтәү сроклары, сатучыга претензия хаты төзү һәм башкалар турында сораулар бирделәр. Үзәккә килүчеләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар.

Чара тиешле тематикалы мәгълүмати буклетлар тарату белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International