Мәдәният һәм ял паркында чара узды

2021 елның 6 августы, җомга

2021 елның 6 августында, традиция буенча, җәйге яллар һәм балалар каникуллары чорында, Арча шәһәренең «Җиңү Паркы» исемендәге мәдәният һәм ял паркында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты оештырды.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру һәм гамәлгә кертү, кулланучылар базарында конфликтлы хәлләр килеп чыкмасын өчен, ә алар килеп туган очракта - законнар нигезендә кыен мәсьәләләрне хәл итү максатыннан үткәрелә.

Әйтик, территориаль орган хезмәткәрләренә түбәндәге сораулар бирделәр:

- сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру срокларын бозу турында;

- яраклылык вакыты чыккан товарлар сатып алганда кая мөрәҗәгать итәргә? ;

- товарның сыйфатына нинди срок эчендә тикшерү үткәрелә.

Чарада катнашучыларның барысына да «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International