Ютазы районында МВК утырышы узды

2021 елның 6 августы, җомга

Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина рәислегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов (Zoom платформасында), Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева катнашында Башкарма комитетның утырышлар залында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Чарада шулай ук эчке эшләр министрлыгы, Урыссу үзәк район хастаханәсе, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.

Утырыш кысаларында Ютазы районы буенча алкоголь базарының торышы, алкоголизмны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар, агымдагы елның 6 аенда районда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау эше турында мәсьәләләр каралды.

Шулай ук Ютазы районы территориясендә «Алкоторг» һәм «Белый кремль» ҖЧҖ эше турындагы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International