Эйфория торышыөчен түләргә туры киләчәк

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Россия Федерациясендә төнлә 23:00 сәгатьтән 8:00гә кадәр хәмер сату тыела. Әмма төрле төбәкләрдә катгый чикләүләрне күздә тоткан законнар кабул ителә. Татарстанда 22:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр спиртлы эчемлекләр сатылырга тиеш түгел. Административ кодексның 14.6 ст. 3 өлеше нигезендә, алкоголь белән сәүдә итү өчен вакытлыча кысаларны үтәү өлешендә законнарны бозган өчен штраф каралган.

Кибет хуҗасының абруе һәм закончалыклы булуы сатучының намусына бәйле. Түбән Кама сәүдә объектларының берсендә хосусый эшмәкәрнең абруе сатучы тарафыннан какшалды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү буенча чара үткәрү барышында тыелган вакытта сыра сату факты теркәлде. Кайчагында сатучылар төрле сәбәпләр белән үз гамәлләрен акларга тырыша. Бу очракта, сатучының аңлатмасы болай яңгырый: « яңа гына ялдан кайттым, шуңа күрә мин әле эйфория хәлендә».

Шәхси эшмәкәр административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International