Штраф санкцияләренә карамастан, шәһәрнең шәхси эшмәкәрләре иртәнге сәгатьләрдә сыра сатуны дәвам итә. Шулай итеп, 2021 елның 6 августында 9 сәгать 20 минутта Чаллы шәһәренең Шишкин бульварында урнашкан кибетләренең берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре контрольлек чаралары барышында алкогольле продукцияне сату вакытын закон нигезендә чикләү чорында сыраны ваклап сату факты ачыклады.
Шулай итеп, «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 06.03.2015 елның 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 ст.1 п. бозылган, аның нигезендә 22.00 сәгатьтән 10: 00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.
Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.