Штраф санкцияләренә карамастан, шәһәрнең шәхси эшмәкәрләре иртәнге сәгатьләрдә сыра сатуны дәвам итә. Шулай итеп, 2021 елның 6 августында 9 сәгать 20 минутта Чаллы шәһәренең Шишкин бульварында урнашкан кибетләренең берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре контрольлек чаралары барышында алкогольле продукцияне сату вакытын закон нигезендә чикләү чорында сыраны ваклап сату факты ачыклады.
Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гариза буенча, сыра һәм сыра эчемлекләрен товар-озату документларыннан башка сата торган сәүдә объектына барып кайттылар.