Спас ярминкәсе тарихы XIX гасырда башлана. 1846 елда Алабугада ел саен үткәрелә торган Спас ярминкәсендә сәүдә уңайлылыгы өчен таш сәүдә рәтләре төзелгән. Архив белешмәләреннән күренгәнчә, ул вакытта сәүдәгәрләр Россия империясенең 90 шәһәреннән диярлек килгән. 1873 елда Спас ярминкәсендә барлыгы 120 мең сумлык товар сатылган. Ул елны ярминкә кунаклары да күп булган: Нократ губернасы башкаласы Вятка халкыннан да күбрәк булган, ди тарих битләре.
1917 елгы көчле тарихи вакыйгалар Спас ярминкәсе ябылуга китерә. 1922 елда сәүдәне яңадан торгызырга беренче омтылыш ясала һәм ярминкә Бөек Ватан сугышына кадәр дәвам итә.
6 августтан 8 августка кадәр Алабугада 2021 елгы Бөтенроссия Спас ярминкәсе узды. Традиция буенча ярминкә Алабуга шәһәренең тыюлык өлеше территориясендә Шишкин буалары, «Яшьләр» стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендә үзәк урамнар территориясендә үткәрелә.
Әлеге чарада Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты. Бәйрәмдә хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Ярминкәдә ювелир бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамык эшләнмәләре, агачтан роспись, керамика, гжель, нәфис эшкәртү, тире тегү һәм курчаклар, чеканка, гравировка, металлдан роспись, лык, пыяла, лоза һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим ителә.
Һөнәри артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышлары ярминкәнең бизәге булды. Барлык теләүчеләр өчен үз куллары белән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар оештырылды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде.
Ярминкә кысаларында Алабуга шәһәренең «Мастеровой двор» проекты, «Вдохновение» автор җырлары фестивале узачак.