Кулланучы әлифбасы: товарның сыйфаты турында бәхәс булган очракта экспертиза кирәк

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Товарны сатып алганнан соң, еш кына анда җитешсезлекләр ачыклана. Сатучы беренче таләп буенча акчаны кире кайтарса яки товарны алыштырса – яхшы. Кайчагында конфликтлы хәлләр дә килеп чыга. Сатучы товарда җитешсезлекләр сатып алучы гаебе белән килеп чыккан, дип саный, ә сатып алучы товарда җитешсезлек аны сатуга кадәр, ягъни җитештерү дефекты, дип раслый.

Кулланучы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатучы сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм кирәк булган очракта, товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы мондый тикшерүдә катнашырга хокуклы. Моның өчен сатучыга язма документ рәвешендә хат рәсмиләштерергә һәм сатучыга товар белән бергә тапшырырга киңәш итәбез. Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс чыккан очракта, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы, аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта, мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә хокуклы. Әгәр товарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең сатучы җавап бирми торган шартлар аркасында килеп чыгуы ачыкланса, кулланучы сатучыга экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрү белән бәйле чыгымнарны түләргә тиеш.

Әгәр дә кулланучы тарафыннан товар өчен түләнгән акча суммасын кире кайтару таләп ителсә, товарның сатып алу бәясен киметү, кулланучы яки өченче зат тарафыннан товарның кимчелекләрен төзәтүгә киткән чыгымнарны түләү турында таләп куелган булса, экспертиза ун көн дәвамында үткәрелергә тиеш.

Кулланучы товарны алыштыруны таләп итсә, товарга экспертиза егерме көн эчендә үткәрелергә тиеш.

Кулланучы товарның җитешсезлекләрен бетерүне таләп итсә, экспертиза үткәрү вакыты кырык биш көннән артмаска тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экспертиза чорында сатучы сатып алучыга вакытлыча куллану өчен шундый ук үзлекләргә ия булган товарны бирергә тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International