2021 елның 10 августында үткәрелгән контроль чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Сөембикә проспекты буенча җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан «Анар» кибетендә сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату фактын ачыклады. 77,42 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, җәмәгать транспорты хәрәкәтенең тукталыш пунктларында алкогольле продукцияне ваклап сатуны тыю билгеләнгән.
Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык 14.16 статьясының 3 өлешендә каралган (Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу).