Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка А. сатучының гамәлләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте – сатучы кулланучының сыйфатсыз товарны алыштыру таләпләрен үтәүдән баш тарткан.
2021 елның июнендә гражданка кибеттән 3790 сумлык микродулкынлы мич сатып алган. Товарга гарантия срогы 12 ай тәшкил итә. Әмма агымдагы елның августында мич кабынмый башлый. Товардагы җитешсезлекләр гарантия срогы дәвамында барлыкка килгәнлектән, сатып алучы кимчелекләре булган товарны яңасына алыштыруны таләп итә. Әмма сатучы товарны алыштырудан баш тарта. Ул товарның техник яктан катлаулы булуына һәм сатып алганнан соң 15 көнлек срок узганлыгына сылтап, бары тик гарантия ремонты гына тәкъдим итә.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 РФ номерлы Законының 18 статьясына (алга таба – Закон) һәм «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» 10.11.2011 елның 924 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына нигезләнеп аңлатма бирелде.
Микродулкынлы мичләр техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми һәм кулланучы товарда җитешсезлекләр ачыкланганда, әгәр алар сатучы тарафыннан әйтелмәгән булса, үз теләге белән түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:
- шул ук маркадагы товарга алыштыру;
- сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы шундый ук товарга алыштыру;
- сатып алу бәясен киметү;
- товарның кимчелекләрен кичекмәстән юкка чыгару яисә кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләү;
- сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә.
Шулай итеп, сатучының гамәлләрендә законнарны бозу билгеләре карала. Кулланучыга претензияне төзүдә ярдәм күрсәтелде һәм аны сатучыга тапшыру буенча киңәшләр бирелде.