Балык Бистәсе районында профилактик чаралар үткәрелде

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 11 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын үстерү өлкәсендә халыкның хокукый белемен һәм мәгълүматын арттыру мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 ноемрлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар.

Дежур тору барышында Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүматларның булу-булмавы, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында таләпләр аңлатылды.

Шулай ук, хезмәткәр социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрде -супермаркетлар мегаполисларда яшәүчеләр өчен гадәти күренешкә әверелсә, авылда еш кына кулланучылар азык-төлек һәм башка товарлар сатып алырга мөрәҗәгать иткән берничә авыл кибете генә бар. Тәкъдим ителгән продукция ассортиментының киң булуы гына түгел, бәяләрнең тотрыклы булуы да мөһим, бигрәк тә бу социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына бәяләргә кагыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International