Кулланучы әлифбасы: товар нинди бәядән сатылырга тиеш?

2021 елның 13 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә еш кына түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итәләр: сәүдә залында бер бәя күрсәтелә, ә кассада аның артыграк бәядән булуы ачыклана, товарны нинди бәядән сатарга тиешләр?

Кассада товарның бәясе ни өчен ценникта күрсәтелгән бәя беән туры килми, дигән сорауга кассирлар: товарны яңадан бәяләгәннән соң, сәүдә залында бәяләрне алыштырырга өлгермәдек, дип җавап бирә.

Бүлек хезмәткәрләре закон нигезендә консультация бирә: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10 ст.2 п. нигезендә, товар турында мәгълүмат мәҗбүри тәртиптә сумнарда күрсәтелергә тиеш. Товарның бәясе сату-алу шартнамәсенең мөһим шарты булып тора һәм барлык сатып алучылар өчен дә бер үк төрле булырга тиеш, ул сатып алучыга аңлаешлы булырга тиеш, чөнки ул сатып алучыга дөрес сайлау мумкинлеге тудыручы нигезләрнең берсе булып тора.

РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләренең 3 пункты нигезендә, сатучы, товарның атамасын, товарның берәмлеген яки товарны үлчәү берәмлеген күрсәтеп, сатыла торган товарларга бәяләрнең (авырлыгы, озынлыгы һ.б.) булуын тәэмин итәргә тиеш. Бәя турында мәгълүмат кулланучыга аңлаешлы булырга тиеш һәм сатып алу вакытына кадәр җиткерелергә тиеш. Шуңа күрә, сатучы кулланучыга товарның бәясеннән чыгып, товарны тапшырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International