Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында, Алабуга шәһәре, Мәрҗани урамы, 28а йорт адресы буенча урнашкан «Биртайм» кибетендә 22 сәгать 55 минутта алкоголь продукциясен сату очрагы ачыкланган.
Шулай итеп, «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 06.03.2015 елның 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 ст.1 п. бозылган, аның нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 22-00 дән 10-00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.
Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.