2021 елның 16 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсендә катнашты.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт программасы кушымтасының 2.1 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, ел саен гомуми белем оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча республика олимпиадасын (алга таба – Олимпиада) оештыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге Олимпиаданың координаторы итеп билгеләнде.
Олимпиада кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, уку йортлары укучыларының товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә, норматив-хокукый актларны куллана белүгә мотивациясен арттыру, шулай ук бу өлкәдә укучыларның иҗади потенциалын ачуга ярдәм итү, кулланучылар буларак үз хокукларын яклау турында кызыксынуны арттыру һәм актив гражданлык позициясен булдыру максатыннан үткәрелә.
Быел Олимпиада 9 тапкыр уздырыла һәм ел саен катнашуга гариза бирүче укучылар саны арта бара. Әйтик, узган, 2020 елда – 14000 нән артык укучы гариза биргән.
Бу әлеге юнәлеш белән кызыксынуның арта баруы, үсеп килүче буынның активлашуы турында сөйли.
Марина Егорова, Олимпиадада катнашырга теләк белдергән Биектау муниципаль районы укучылары саны ел саен түбән дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Мисал өчен, 2017 елда - 181 укучы, 2018 елда – 269 укучы, 2019 елда – 202 укучы, 2020 елда – 407 укучы катнашкан.
Әлбәттә, беренче чиратта Олимпиадада катнашу укучыларның теләкләренә һәм омтылышларына бәйле. Балалар белән даими шөгыльләнүче укытучыларның роле дә аларга әлеге Олимпиадада гына түгел, тормышта да файдалы булырдай белем бирә.
Марина Егорова укытучыларны бу чарага җаваплы карарга һәм уртак тырышлык белән аутсайдерлар арасыннан чыгарга һәм җиңүчеләр саны буенча лаеклы позицияләргә күчәргә чакырды.