Менделеевскида 90 литрдан артык сыра законсыз әйләнештән алынды

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

2021 елның 16 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тикшерү чаралары барышында, Менделеевск шәһәре кибетләренең берсендә, товар-озату документларыннан башка, БДАМСта теркәлмичә һәм контроль-касса техникасын кулланмыйча сыра продукциясен сату фактын ачыклады. 90 литрдан артык сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды. Җаваплы вазифаи затны, шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмәү сәбәпле, билгеләү мөмкин булмаган. Сәүдә объектын карап чыккан вакытта эшчәнлек алып баручы физик затка карата административ хокук бозу һәм административ тикшерү үткәрү турында эш кузгатылды. Хокук бозучыга РФ КоАП 14.17.1 ст.1 ө. буенча административ җаваплылык яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International