«Алкоголь» операциясе кысаларында, ГЭБ о/у һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ПК хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән берлектә уздырылган оператив-эзләү чаралары барышында Кукмара шәһәренең «Светофор» кибетендә алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Һәркайсы 0,45 л. сыйдырышлы 199 шешә «Б. Х». сырасы тартып алынган (барлыгы 89,55 л. сыра алынган).
Әлмәт районы Түбән Мактама ш.т.б гаражларының берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, физик затның интернет аша сыраны ваклап сату белән шөгыльләнү фактын билгеләде. Барлыгы 270 литр сыра законсыз әйләнештән алынды, административ тикшерү бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында, ТР Аксубай муниципаль районы кибетләренең берсендә, товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМСта теркәлмичә сыра сату фактын билгеләнде. Барлыгы 18,75 литр күләмендә сыра сатудан алынды. Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 2 өлеше һәм 14.19 ст. буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен чакырылган.
2021 елның 16 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тикшерү чаралары барышында, Менделеевск шәһәре кибетләренең берсендә, товар-озату документларыннан башка, БДАМСта теркәлмичә һәм контроль-касса техникасын кулланмыйча сыра продукциясен сату фактын ачыклады. 90 литрдан артык сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.