Бала һәрвакыт шатлык көтә, бигрәк тә туган көнендә. Ул могҗизаларга ышана, хыялының тормышка ашуын көтә, әйтик, яраткан мультфильм персонажы мәсәлән, Карлсон кебек, бервакыт аның туган көненә киләчәк. Ата-аналар да баланың бәйрәмен онытылмаслык итәргә теләп, аниматорларга мөрәҗәгать итәләр.
Бу сүз безнең арага күптән түгел генә килеп керде. Кем соң ул аниматорлар? Киң мәгънәдә, аниматор - ул элеккеге «массовик-затейник» дип аталган һөнәрне алга таба гамәлгә ашыручы. Аниматор, бизәлеш актеры - төрле чараларда нинди дә булса персонажларны сурәтләүче артист. Кунакларны озатып бару һәм аларның күңелләрен ачу бурычларын үти. Аниматорлар -алар уйный торган персонажны җанландыра белүче кешеләр. Безнең илдә балалар аниматорлары - тылсымлы принцесслар, сөйкемле җәнлекләр, кызыклы клоуннар яки батыр пиратлар образындагы кешеләр аеруча популяр.
Балалар - иң рәхмәтле, ләкин шул ук вакытта иң катлаулы да тамашачы, аларга үзенчәлекле караш һәм уртак тел таба белергә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына аниматорларның эшенә карата шикаятьләр керүе еш күренеш түгел. Тик туган көне күз яшьләре белән тәмамланган бер генә баланы да күз алдына китереп булмый. Барлык заказларга да персонал җитмәвен белдереп, бәйрәмгә түләнгән песи урынына, соңга калып, зур һәм коралланган ерткыч пират килеп керсә, биш яшьлек кыз һәм аның иптәшләре куркуга калачагы көн кебек ачык. Без ата-аналарга берничә киңәш бирергә булдык.
Аниматорлар хезмәтләре күрсәтүче бәйрәмнәр оештыру буенча агентлыклар сайлау мөмкинлеге шактый киң. Интернетка керергә генә кирәк, һәм менә алар сезнең балага һәм кунакларга онытылмаслык бәйрәм вәгъдә итә торган кызыклы тәкъдимнәр.
Бәйрәмгә әзерләнгәндә, сез аны үзегез өчен түгел, ә балагыз өчен сайлавыгызны онытмагыз. Аниматорга заказ бирергә карар кылып, баланың теләкләрен һәм кызыксынган геройларын искә алыгыз: бала нәрсә турында хыяллана? Аның яраткан герое нинди?
Берничә оешманың тәкъдимнәрен өйрәнегез, мондый хезмәтләрне чагыштырыгыз. Балалар өчен аниматорлар сайлаганда идеаль вариант - ул дуслар яки танышлар киңәшләре. Гадәттә, мондый хезмәтләрдән файдаланучылар барлык уңай һәм тискәре якларны күрсәтә ала, бу сайлау процессын шактый җиңеләйтәчәк. Һәм исегездә тотыгыз, аниматорлар белән аралашу, алар хезмәтеннән файдалану «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән яклана.
Балалар туган көненә беренче туры килгән аниматорны чакыру аяныч тәмамланырга мөмкин. Беренчедән, ул рәсми фирма хезмәткәре булырга тиеш. Актерларны сайлауга алдан ук әзерләнергә кирәк. Кунакларны көлдерү, аларның күңелен ачу, гомумән, җитди эш. Бәйрәмдәге күңелсез хәлләргә юл куймас өчен, аниматорның профессиональлеге һәм кечкенә клиентлар белән элемтә таба белүе турында онытмаска кирәк. Профессиональ аниматор нәни тамашачыларның кәефен сизгер күзәтеп тора. Балалар тиз арып бетә, шуңа күрә, алар күңелсезләнә башлау белән күңелләрен ачарга кирәк, һәм киресенчә – артык таркалган сабыйларны тиз арада тынычландыра белергә кирәк, шул исәптән тиешле кыенлыктагы уеннар да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Чын осталар бу мәсьәләне төрле ысуллар белән ничек хәл итәргә кирәклеген белә.
Киләсе адым килешү төзү булырга тиеш, анда төгәл һәм җентекле итеп барлык мөһим моментларны күрсәтергә: хезмәт күрсәтү бәяләре, формасы һәм сроклары, геройларның визиты һәм аның дәвамлылыгы һ.б. белән кызыксыныгыз, персонаж сайлагыз, яшь һәм җенес үзенчәлекләреннән чыгып, баланың мавыгуларын истә тотып сценарийны килешегез һәм программага нәрсәләр кертелгәнлеген сорагыз. Белеп торыгыз, мондый килешүләрнең типик формалары юк, шуңа күрә килешү текстына сезнең өчен мөһим булган теләсә нинди шартларны: геройларның костюмнары, конкрет конкурслар, балага бүләк тапшыру урыны һ. б. кертүне сорый аласыз.
Әгәр килешүдә хезмәтләр өчен алдан түләү каралган икән, сезнең акча бирүне раслаучы документны таләп итегез.
Югарыда күрсәтелгән Закон нигезендә, әгәр башкаручы хезмәт күрсәтү срогы бозылган булса, бу очракта кулланучы аңа яңа срок билгеләргә яки күрсәтелгән хезмәтләрдән баш тартырга хокуклы.
Хезмәтләр тиешле сыйфатта күрсәтелмәгән очракта (шартнамә шартларын бозган очракта) кулланучы хезмәт күрсәтү бәясен киметүне, аны кабат күрсәтүне яисә үз көчләре белән яки өченче затлар тарафыннан сыйфатсыз хезмәт күрсәтүне бетерүгә бәйле килеп чыккан чыгымнарны түләүне таләп итәргә хокуклы.
Моннан тыш, килешү шартларын бозган очракта, закон кулланучыга зыянны тулысынча каплауны (әйтик, чакырылган персонажның вакытында килмәве сәбәпле, башка фирмалар белән телефоннан сөйләшүгә киткән чыгымнарны) һәм мораль зыянны компенсацияләүне күздә тота.
Әгәр персонажны белдерү буенча чакырасыз һәм заказны рәсмиләштерүгә телефон аша шалтырату гына хезмәт итә икән, бәйрәмгә килгән очракта, соңга калып яки килешү шартларын бозып хезмәт күрсәтү мөмкин түгел диярлек.
Шуны истә тотарга кирәк: килеп туган мөнәсәбәтләр бары тик физик зат белән юридик зат (яисә шәхси эшмәкәр) арасында барлыкка килгән очракта гына кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар белән җайга салына.