Кулланучы әлифбасы: матурлык салонында сыйфатсыз хезмәт күрсәтү очрагында ничек дөрес үз хокукларыңны якларга?

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Кайчагында матурлык салонында сезгә сыйфатсыз хезмәт күрсәтергә мөмкиннәр. Әрләшү һәм низаглашу - бу хәлдән чыгу юлы түгел. Закон кысаларында эш итү иң яхшысы.

Закон кулланучы ягында, әмма барысы да бозылган хокукларын яклау буенча тиешле органнарга мөрәҗәгать итми. Үз хокукларың бозылуны ничек исбатларга, нинди законнарга мөрәҗәгать итәргә? Һәм иң мөһиме -сыйфатсыз хезмәт күрсәтү очрагында ничек дөрес итеп җавап бирергә?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезендә эш итәргә кирәк. Аерым алганда, Федераль законның 29 статьясы хезмәт күрсәтүче тарафыннан җитешсезлекләрне тиешле срокта бетерү, акчаны кире кайтару, өстәмә түләүдән ббашка кабат хезмәт күрсәтү турында сөйли.

Претензия «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон кагыйдәләре нигезендә төгәл һәм дөрес итеп төзелергә тиеш. Претензияне хезмәт күрсәтүчегә заказлы хат белән, аны тапшыру турында уведомление белән яисә шәхсән тапшырырга кирәк. Шәхси тапшырганда ул ике нөсхәдә эшләнә, берсендә кабул итүче як керүче номерны һәм датаны куярга тиеш. Карау вакыты - 10 көн. Әгәр сезнең таләпләрегезне канәгатьләндерергә теләмәсәләр яки җавап бөтенләй килмәсә, икенче адым – судка мөрәҗәгать итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International