Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати буклетлар 4 телдә бастырылды

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Буклетлар - иң гади һәм бер үк вакытта эчтәлекле мәгълүмат чыганакларының берсе, ул бөтен дөнья буенча актуаль. Нәкъ менә шуңа күрә мультимедиа форматына күчкәндә дә актуальлеген югалтмый.

Беренче тапкыр мәгълүмати «гармуннар» листовкалардан соң ук барлыкка килщ, алар үзләренең бөтен гүзәллекләре белән бик күп мәгълүматны сыйдыра алмый һәм кесәдә яки сумкада күп урын били. Моны төзәтү өчен, кайсыдер басма хезмәткәр текстны колонкаларга бүлеп, ә аннары кәгазьне, уңайлылыгы өчен, берничә тапкыр бөгеп куярга уйлаган. Бүген шундый инструмент төре гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү максатыннан киң кулланыла.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе көче белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча берничә мәгълүмати буклет нәшер ителде.

Татарстанда рус һәм татар телләре бертигез дәрәҗәдә дәүләт телләре булып тора, шуңа күрә мәгълүмат 2 телдә тәкъдим ителгән, ә күптән түгел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, буклетлар күрше милләтләр - удмурт һәм мари телләрендә дә нәшер ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International