Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә муниципаль районының «Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде. Әлеге чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча район халкының кулланучылар белемен һәм үз-үзен яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр; товарларга экспертиза үткәрү сроклары; кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары; техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, яраклылык вакыты чыккан товар сатылган очракта, пластик тәрәзәләрне сыйфатсыз урнаштырганда кулланучы хокукларын яклау мәсьәләләре каралды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. «Халык контроле» системасы эше турында хәбәр ителде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материал – белешмәлекләр һәм буклетлар тарату белән үрелеп барды.