Төнлә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю җирле сәүдә челтәрләре тарафыннан еш бозыла. Законны бозучыларны, әйтик, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша шикаять бирү юлы белән җаваплылыкка тартырга мөмкин. Зәй кибетләренең берсендә 22 сәгатьтән соң хәмер сатуга шикаять белән мөрәҗәгать итеп, ике гражданин әлеге системадан файдаланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тарафыннан үткәрелгән контроль чаралар барышында алкогольле продукцияне (сыра) законда тыю белән билгеләнгән сәгатьләрдә сату башкарылганы расланды. Гамәлдәге законнарны берничә тапкыр бозаган шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 3 ө. буенча административ беркетмә төзү өчен чакырылган.