«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10 статьясы нигезендә, башкаручы кулланучыга кирәкле һәм дөрес мәгълүматны бирергә тиеш.
Финанс (банк) хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге гади гражданнар өчен бик катлаулы булуын исәпкә алып, хәзерге вакытта кулланучылар-гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларында законнар үзгәртелә.
Казан территориаль органы 2021 елның июнендә 11.06.2021 ның 192-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керүен хәбәр итә, аның нигезендә финанс оешмалары кулланучыларга кылына торган операцияләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш.
Кредит оешмасы физик зат белән финанс хезмәтләре күрсәтү турында шартнамәләр төзегәндә мондый физик затка бу шартнамә (килешү), шул исәптән аның үтәлеше белән бәйле шартлары һәм куркынычы турында дөрес мәгълүмат бирергә тиеш.
Әлеге үзгәрешләр 10 сентябрьдән үз көченә керә.