Хәмер законнарын бозу факты ачыкланды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Полиция хезмәткәрләре көмешкә белән сәүдә итеп хокук бозучыларга каршы максатчан көрәш алып баруларын дәвам итәләр. Рейдлар - бу көрәшнең бер ысулы.

Түбән Кама муниципаль районы территориясендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең «Кама Аланы» полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 0,5 л. күләмендә алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Әлеге факт буенча тикшерү бара. Гражданка үз гамәлен «көмешкәне шәхси максатлары өчен әзерләдем, тик аны сатырга бик нык үтенделәр, 0,5 л. көмешкәне 250 сумга саттым», дип аңлата. Ул үз хатасын таный һәм кичерүне сорый.

14.17.1 статьясы нигезендә, физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап саткан өчен РФ КоАП буенча алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп, утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салу каралган. Штраф билгеләү турындагы карарны Түбән Кама шәһәр суды кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International