Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучылар «экспертиза» һәм «сыйфатны тикшерү» кебек киң кулланыла торган терминнарга аңлатма сорап мөрәҗәгать итәләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба – Закон) товарда җитешсезлекләр ачыкланганда, товарның сыйфатын тикшерү һәм экспертиза үткәрергә мөмкин дип билгели.
Шулай булгач, нәрсә ул товарның сыйфатын тикшерү, ә экспертиза нәрсә ул? Әлеге билгеләмәләрне белергә кирәк, чөнки бу сатып алучыларга үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен дөрес якларга ярдәм итәчәк.
Кулланучылар товарның сыйфатын тикшерү, экспертиза үткәрү хокукларына ия.
Законның 18 статьясы нигезендә кулланучының сыйфатсыз товар белән очрашкан очракта, сатучының сыйфатка тикшерү уздырырга хокукы булуы ачыкланды.
Сыйфатны тикшерү барышында товарның җитешсезлеге булуы билгеләнә, аларның барлыкка килү сәбәпләре һәм характеры (кулланучы гаебе белән яки җитештерүчедән үк килгән җитешсезлекләр) билгеләнә.
Сатучы, мәсәлән, сервис үзәкләреннән чит белгечләр (оешмалар) җәлеп итеп, үз көче белән (сәүдә оешмасының штаттагы хезмәткәрләре) товарның сыйфатын тикшерә ала. Кайбер очракларда сатучылар сыйфат тикшерүен авторизацияләнгән сервис үзәге генә үткәрә ала, дип белдерә. Бу фикер хаталы булып тора - закон нигезендә һәм авторизацияләнгән сервис үзәкләре җитештерүче белән килешү мөнәсәбәтләре булу сәбәпле, бары тик ремонт белән генә шөгыльләнәләр. Сыйфатны тиешле өлкәдә белгеч булган теләсә кайсы зат тикшерә ала. Белгечне сайлау хокукы бары тик сатучыга гына бирелгән.
Экспертиза үткәрүнең нигезләре һәм максатлары һәм аны үткәрү хокукына ия затлар турында.
Экспертизаны үткәргәндә түбәндәге шартларның үтәлгән булуы мәҗбүри:
* товарның сыйфатын тикшерү сатучы тарафыннан башкарылган инде;
* кулланучы сыйфат тикшерүендә билгеләнгән җитешсезлекнең килеп чыгу сәбәпләре белән килешми;
* кулланучы экспертиза үткәрүне таләп итә.
Югарыда күрсәтелгән шартлар үтәлмәсә дә, экспертиза үткәрү өчен нигезләр юк, чөнки ул кулланучы белән сатучы арасында җитешсезлек килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәсне тулысынча хәл итү максатыннан үткәрелә.
Товарның сыйфатын тикшерү һәм экспертиза өчен түләү турында.
Закон кулланучы өчен сыйфатны тикшерү түләүләре буенча нинди дә булса йөкләмәләрне билгеләми. Һәм бу дөрес тә, чөнки сыйфатны тикшерү - сатучы хокукы. Моннан тыш, сатучы сәүдә мөнәсәбәтләрендә профессиональ катнашучы булып тора һәм сатыла торган товарда җитешсезлекләрнең барлыкка килү сәбәпләрен билгеләүне дә кертеп, тикшерергә тиеш. Әгәр сездән товар сыйфатын тикшергән өчен акча таләп итәләр икән, бу дөрес түгел һәм законны бозу булып санала. Икенче эш – экспертиза. Законның 18 статьясы нигезендә, товарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең сатучы (җитештерүче) җавап бирми торган шартлар аркасында килеп чыгуы ачыкланса, кулланучы сатучыга (җитештерүчегә), вәкаләтле оешмага яки вәкаләтле индивидуаль эшкуарга, импортерга экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрү белән бәйле чыгымнарны капларга тиеш. Башка очракта, экспертиза өчен сатучы түли.
Сыйфатны тикшерү һәм экспертиза үткәргәндә кулланучы хокуклары.
Закон нигезендә кулланучы сыйфатка тикшерү үткәрүдә һәм экспертиза үткәргәндә катнашырга хокуклы. Кулланучы товар сыйфатын тикшерүдә яки экспертизада катнашу хокукын гамәлгә ашыру турында сатучыга хәбәр итәргә тиеш һәм мөрәҗәгатне бары тик язмача гына башкарырга киңәш ителә.
Сыйфат һәм экспертиза үткәрү вакыты турында.
Товарның сыйфатын тикшерү һәм экспертиза кулланучы тарафыннан белдерелгән таләпне канәгатьләндерү өчен законда билгеләнгән срокларда үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә, товарны алыштыру турында таләп белдерелгән булса, товарның сыйфатын тикшерү һәм экспертиза 7 көннән дә артмаска тиеш (әгәр товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару таләбе булса, сыйфатны тикшерү һәм экспертиза 10 көн эчендә үткәрелергә тиеш).
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләреннән түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 йорт, тел.: 277-94-96 шәхси кабул итүдә дә, телефон аша да башкарыла.