Тормышыбызда бер генә тапкыр булса да безнең һәркайсыбыз сатып алынган товарның сыйфатсыз булуы белән очрашкандыр. Берәүләр, бу очракта, җитештерүчене яки сатучыны хурлап, сыйфатсыз товарны тотып ата, ә икенчеләре үз хокукларын ахыргача яклаячак, хәтта судка мөрәҗәгать итәргә туры килсә дә.
Әгәр сез үзегезнең хокуклы булуыгызга ышансагыз һәм аны исбатлау базасы булса, судта үз хокукларыгызны яклавы кыен түгел. Моның өчен үз хокукларыңны белергә, аларны яклап, башка затларның хокукларын бозмаска кирәк. Иң мөһиме - үз хокукларын якларга курыкмаска.
Кайбер сатып алучылар, нервларын кузгатудан куркып, вакыт һәм акчаны юкка сарыф итәбез дип саныйлар, нәтиҗәдә бернигә дә ирешә алмыйлар.
Дәүләт пошлинасын түләү мәсьәләсенә килгәндә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 17 статьясы һәм Россия Федерациясе салым кодексының 333.36 статьясы нигезендә, сез дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителәсез.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре судка мөрәҗәгать итәргә ниятләгәндә кулланучыларга үз хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәтә.
Шулай итеп, әгәр куелган максат дөреслеккә туры килсә, барлык кирәкле документларны җыеп, Сез суд утырышларында шәхсән катнаша аласыз һәм, барлык төп тезисларның да дәгъва гаризасында бәян ителүен, кулланучылар хокукларын бозуга бәйле дәгъвалар буенча юристның катнашуы Сезгә кирәк булмаячак.