27 август көнне Лениногорск шәһәрендә Ю. Гагарин исмемендәге «Җәйге уку урамы» кысаларында укучылар өчен «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» дип аталган викторина үткәрделәр. Чара башында балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә корылды, балалар исә юл йөрү кагыйдәләре буенча катлаулы сорауларга җавап бирделәр, рәсем конкурсында катнаштылар.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова катнашты. Ул кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча мини-лекция үткәрде. Хезмәткәр товарлар һәм хезмәт күрсәтү базарында ничек белемле кулланучы булырга, кирәк очракта үз хокукларын ничек якларга кирәклеген аңлатты. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар балалар игътибарына үз хокукларын һәм якыннарының хокукларын яклау буенча кызыксыну уяту максатыннан практик яктан тәкъдим ителде. Укучылар бу очракта кулланучы кем һәм һәр конкрет очракта мәсьәләне ничек хәл итәргә кирәклеге турында дип фикер йөрттеләр.
Танышу өчен укучыларга претензияне рәсмиләштерү, кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле темалар тупланган белешмәлекләр тәкъдим ителде.
Шулай итеп, укучылар куллану белемнәре нигезләрен аңлый алдылар, шулай ук белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.