Бу кибет сайтында түбәндәге мәгълүматлар булмаган очракта Интернет-кибеттә товар сатып алырга киңәш ителми:
- товарның төп куллану үзенчәлекләре турында;
- чит ил товарларын җитештерүче ил турында;
- товарның бәясе һәм түләү тәртибе турында;
- товарны сатып алу шартлары һәм аны китерү турында;
- сыйфатсыз товарны кире кайтару сроклары һәм шартлары турында.
Сатучы шулай ук Интернет-кибет сайтында үзенең фирма исемен һәм урнашу урыны (юридик адресы) турында мәгълүмат урнаштырырга, оешма өчен –исем-фамилиясен күрсәтергә һәм шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлү турында белешмәләрне, шулай ук кибетнең факттагы адресы турында мәгълүматны һәм сатучы белән элемтә өчен контакт мәгълүматларын күрсәтергә тиеш.
Әгәр югарыда саналган мәгълүмат юк икән, бу сайттан товар сатып алудан баш тартыгыз. Югыйсә сезгә сатучыга претензияне күрсәтү һәм үз хокукларыгызны башка ысуллар белән яклау мөмкинлегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Эш шунда ки, судка дәгъва биргәндә сатучы (урнашу урыны һәм адресы) турында мәгълүматлар күрсәтү мәҗбүри булып тора.
Шулай итеп, дәгъва гаризасы биргәндә гариза бирүче җавап бирүчегә һәм эштә катнашучы башка затларга дәгъва гаризасының күчермәсен һәм аңа кушып бирелгән документларның күчермәсен җибәрергә тиеш (РФ ГПК 132 ст.6 п.).
Әлеге таләп үтәлмәгән очракта, дәгъва гаризасыннан файда юк, гариза бирүчегә моның нигезләре аңлатыла һәм җитешсезлекләрне төзәтү өчен тиешле вакыт бирелә (РФ ГПК 136 ст.).
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 8-10 статьяларында һәм товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләренең 8-11 пунктларында күрсәтелгән кулланучыларга җиткерү өчен мәҗбүри булган мәгълүматның тулы исемлеге тәкъдим ителә.