Саба районы Килдебәк урта мәктәбе укучылары өчен онлайн дәрес үткәрелде

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

2021 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Саба муниципаль районы Килдебәк урта мәктәбендә укучыларның кулланучылар белемен күтәрү буенча дистанцион дәрес үткәрде. Чарада 9-10 сыйныф укучылары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы катнашты.

Дәреснең максаты укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштыру иде. Дәрес барышында укучыларга түбәндәге мәгълүмат җиткерелде:

* законның төп терминнары;

• товарда җитешсезлекләр килеп туган очракта кулланучының хокуклары, сыйфатсыз товарларга карата кулланучы тарафыннан таләпләр куелу сроклары;

• техник яктан катлаулы товарлар исемлеге;

• сыйфатлы товарларны алыштыру;

* кире кайтарылырга яисә алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге;

• Интернет аша сатып алган вакытта кулланучы хокуклары һ. б.

Катнашучыларга территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.

«Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча олимпиадада катнашу мөмкинлеге турында хәбәр ителде, аны үткәрү сроклары, этаплары турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International