Сукырлар җәмгыяте әгъзаларына кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлаттылар

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

2021 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең куллану белемен күтәрү максатыннан чыгып, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Чара барышында катнашучыларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килүе, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең республика кулланучылар базарында әһәмияте, «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы турында мәгълүмат җиткерелде.

Товарлар сатканда һәм эшләр башкарганда (хезмәтләр күрсәтү) кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре катнашында суд практикасыннан килеп чыккан очраклар аңлатылды.

Лекция барышында кире кайтарылырга һәм алышынырга тиеш булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген җентекләп карадылар, әлеге исемлеккә керми торган товарларны алыштыру һәм кире кайтару тәртибен аңлаттылар. Моннан тыш, суд практикасын карап, кулланучыларның дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителүләре турында мәгълүмат җиткерделәр.

Чара ахырында территориаль орган белгечләре яңгыраган сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International