77,85 литр күләмендә 6950 сумлык дүрт атамадагы сыра ачыкланган һәм тартып алынган

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгать буенча Түбән Кама районында контроль чара үткәрде. Шәхси эшмәкәрне административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тарту өчен аңа караган стационар булмаган сәүдә объектында - «Кафетерий» сәүдә павильонында алкогольле продукцияне (сыра) ваклап сату факты нигез булды. Күрсәтелгән павильонның сәүдә залында 6950 сумлык 77,85 литр күләмендә дүрт төрдә сыра табып алынган.

Сатучы үз гаебен танымаган: «мин бары сатучы гына һәм алып килгән әйберләр белән сату итәм. Ә ул сыра татарстанныкы гына», дип белдерә.

Хәзерге вакытта шәхси эшмәкәргә РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2,3 өлеше буенча (Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу) административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен территориаль органга килү турында почта хәбәрнамәсе җибәрелде, ә гариза урнаштырган мөрәҗәгать итүчегә матди бүләк түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International