2021 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча очрашу үткәрде. Белем бирү учреждениеләрендә мондый дәресләр үткәрүнең максаты - төрле базар ситуацияләрендә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен тәрбияләү һәм гражданнарның хокукларын яклау - гадәти социаль-хокукый күренеш икәнлеген аңлату.
Белгеч укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын куллану хокукы, төп кулланучылар хокуклары, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, кулланучылар хокукларын бозу очрагында претензия бирү тәртибе, шулай ук бозылган хокукларны яклау өчен ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында сөйләде. Ачыклык өчен бүлек белгече гражданнардан кулланучылар хокукларын бозганда һәм аларны хәл итү ысулларында еш килеп торган мөрәҗәгатьләрнең мисалларын китерде.
Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде һәм аны үткәрү тәртибе аңлатылды. Дәрес ахырында белемнәрне тирәнәйтү өчен укучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.