Укытучылар өчен уку-укыту чарасы үткәрелде

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

08.09.2021 көнне Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага республика Олимпиадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәре Вахитов районының «Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 18 урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең укытучылар составы белән чара үткәрде.

Көн саен теге яки бу хезмәтләрне сатып алганда, без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Цифрлы технологияләр үсү сәбәпле, сату-алуның дистанцион алымнары популярлаша бара, шуңа күрә һәрвакытта да товарның сыйфатын, рекламада яки җитештерүче, сатучы сайтында күрсәтелгән таләпләргә туры килүен тикшереп булмый. Һәм моның белән инде иртәгә үк бүгенге укучыларга очрашырга туры киләчәк.

Гражданнарның хокукый яктан хәбәрдар булуы - җитештерүче (сатучы) тарафыннан үз өстенә алган йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотуның төп механизмы.

Алынган белемнәр сыйфатсыз продукция (хезмәт күрсәтүләр) сатып алган очракта, үз хокукларын якларга, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының хокукый нормаларын практикада кулланырга ярдәм итә, бу ахыр чиктә җәмгыятьтә кулланучылар культурасын үстерүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International