Төнлә «Арка» кибетендә сыра сату факты ачыкланды

2021 елның 10 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына һәм башка ведомстволарга ТР, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 24М йорт адресы буенча урнашкан «Арка» кибетендә (Яңа шәһәр, 7/18 йорт) алкогольле продукцияне төнге сатуга карата шикаятьләр килде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең «Электротехнический» №4 полиция бүлеге белән берлектә 2021 елның 10 сентябрендә төнлә үткәрелгән уртак чаралар барышында ваклап сату вакытын чикләү чорында сыра сату факты ачыкланды.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 06.03.2015 елның 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пункты нигезендә (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.

Хокук бозучыга административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм аны карап тикшерү өчен ведомствога җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International