Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2021 елның 8 сентябрендә, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.
Чара халыкның төрле катламнарын һәм төрле яшь төркемнәрен колачлый – катнашучылар арасында мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр бар иде.
Кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең республика кулланучылар базарында эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерделәр. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны карадылар, агымдагы елда үз көченә кергән законнардагы яңалыклар турында сөйләделәр. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының нинди мөнәсәбәтләргә кагылуы турында хәбәр иттеләр. Бер уңайдан закон кагылмый торган мөнәсәбәтләрне дә санап үттеләр, аларга түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗларны канәгатьләндерү максатларында үзара шартнамәчел мөнәсәбәтләргә керүче гражданнар арасында мөнәсәбәтләр;
- эшкуарның шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗлар өчен түгел, ә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен товарлар сатып алуга бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләр;
- предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында товарлар сатып алу, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү белән бәйле килеп туган мөнәсәбәтләр.
Чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган авыл халкын кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр.