2,2 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды

2021 елның 10 сентябре, җомга

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Яр Чаллы шәһәренең бер кибетендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә хәмер сату турында гариза килде. 2021 елның 10 сентябрендә административ тикшерү кысаларында бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү тәртибен бозып алкогольле продукция әйләнеше факты ачыкланды. 2,2 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучы административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

Уяу гражданга заявка өчен акчалата бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International