Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Аның максаты - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту.
Туган телләр елы кысаларында Казанда туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән мәдәни һәм белем бирү чаралары уздыру планлаштырыла. Алар арасында концертлар, конкурслар, фестивальләр, экскурсияләр, белем бирү учреждениеләрендә дуслык һәм татулык дәресләре һәм башкалар бар.
«Халыклар дуслыгы казаны» фестивале республика халыклары көнкүрешенә орынырга ярдәм итә торган чараларның берсе булып тора.
Фестиваль өчен җирле музыкантлар махсус трек яздырганнар, аның нигезенә татар, рус, мордва, чуаш һәм башка халыклар җырларының мотивлары салынган.
Милли киемнәрдә татарлар, рус, чуашлар, марилар һәм башкалар кушылган «Халыклар дуслыгы казаны» флешмобы бик матур тамаша булды.
Биредә теләге булган һәркем сугышчы киемен, хан киемнәрен, ханбикә киемнәрен киеп карый алды, үзләрне Казан ханлыгы чорында яшәүчеләр итеп хис итәргә мөмкинчелек тудырды. Кунаклар махсус оештырылган фотозонда тарихи костюмнар киеп истәлекле фоторәсемнәр ясадылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында әлеге чарада бик теләп катнаштылар.