Тиешле кагыйдәләрне бозу факты ачыкланды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чарасы үткәрү барышында, Түбән Кама кибетләренең берсендә, шәхси эшмәкәргә караган бер объектта чикләнгән вакыт аралыгында алкогольле продукцияне сату факты ачыкланды. Законнарны бозуга юл куелуга бәйле рәвештә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан РФ КоАП 14.6 ст.3 ө. (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләр һәм кагыйдәләрне бозу) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, эш материаллары карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәреләчәк.

Бу вакытта эш урынында булган эшмәкәр «артык иртә тордым, шуңа күрә вакыт чамасы югалды», дип аңлатып, үз гаебен таный.

Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү буенча эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International